Искешәһәрдә Татарстан белән Төркия сәнгатькәрләре берләшеп концерт куйды

Концертта катнашучылар

Аны Төркиянең Искешәһәр мэриясе оештырды, 1200 кешелек залга билетлар тулысы белән сатылып беткән.

19 июнь Искешәһәрнең дәүләт симфоник оркестры белән бергә Татарстаннан композитор Эльмир Низамов, җырчы Эльмира Кәлимуллина Искәшәһәрнең Ататөрк исемендәге мәдәният үзәгендә концерт бирде. Бу - 1200 кешене сыйдырырлык бина, билетлар барысы да сатылып беткән. Оркестр белән атаклы дирижер Наҗи Озгуч идарә итте. Концертта дөнья сәнгате әсәрләре дә, Эльмир Низамов иҗат иткән көйләр дә, татарча классик җырлар да яңгырады.

"Бу - дуслык концерты", дип сөйләде Азатлыкка Искешәһәр татар үзәге башлыгы Ведат Догу.

Казан белән Искешәһәр - тугандаш шәһәрләр, бу хакта ике як белән имзалаган килешү дә бар.

— Безнең өчен шәһәребездә татар чарасының узуы - зур вакыйга. Татарстаннан килгән сәнгатькәрләр безнең шәһәрнең оркестры белән чыгыш ясап, чын бәйрәм бүләк итте. Шәһәр хакимияте Казан белән мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытты, моңа сөенеп бетә алмыйбыз. Үзебезнең шәһәрнең төп концерт залыннан мәмләкәтебездән килүче сәнгатькәрләрнең татар көйләрен уйнавын күрү, ишетү - аңлатып бирә алмаслык бәхет тә, горурлык та, - ди Ведат Догу.

Искешәһәрдәге чарада Төркиянең Татарстандагы консулы Угур Йылмаз, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Татарстан мәдәният министрлыгыннан Айрат Фәйзрахманов, Казан мэриясенең Башкарма комитетыннан Радик Шәфыйгуллин катнашты

Татарстан кунакларына концертның икенче көнендә Искешәһәр буйлап сәяхәт оештырылды, алар татар музей-йортында кунак булды. Биредә шәһәрдә яшәүче татар осталары әзерләгән пәрәмәч, кош теле, чәкчәк, шифалы үләннәр белән төнәтелгән чәй табыны әзерләнде. Татарстаннан килүче кунаклар җирле татарлар белән очрашып аралашты. Шулай ук кырымтатарлар оештырган кафеда чибүрәкләр белән дә сыйланды.

Моңа кадәр, 17 июньдә, композитор Эльмир Низамов белән җырчы Эльмира Кәлимуллина Әнкарада да чыгыш ясады. Анда Әнкараның мэриясе дуслык концертын оештырды. Татар сәнгатькәрләре Кәмәл Гөнуч идарәләгендәге башкала оркестры белән чыгыш ясады.

Искешәһәр — Төркиянең татарлар күпләп яшәгән шәһәре. Русия империясеннән күченгән кырымтатарлар да һәм XIX гасыр ахырында үз туфракларын калдырып китәргә мәҗбүр булган казан татарлары да шушы тирәләргә килеп урнаша. Бүген Искешәһәрдә яшәүче татарлар бер гасыр элек солтан җирендә сыену тапкан татарларның нәсел дәвамчылары. Искешәһәр Истанбулдан 360 км, Анталиядән 430 км ераклыкта урнашкан.

Шәһәрдән 70 чакрым ераклыкта казан татарларының Госмания (Osmaniye) авылы, иске атамасы Куруһөек (Kuruhöyük), бар. Аңа 1895 елда нигез салына. XIX гасыр ахырында Русия империясендә беренче халык санын алуга керешәләр. Басым астында яшәгән татарлар җанисәпне чукындыру өчен уздыралар дип шикләнә башлый һәм Госманлы дәүләтенә чыгып китә. Бу хакта Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрендә дә язылган. Мөһаҗир татарларга солтан Габдел Хәмид авылларга күченергә рөхсәт итә.

Бүген Искешәһәрдә барлыгы 800 меңгә якын кеше яши. Рәсми булмаган исәпләүләргә караганда, биредә 2500 казан татары көн күрә. Аннан да элегрәк күчеп утырган кырымтатарларның саны — 150 мең тирәсе. Кырымтатарларның эзе биредә нык калган, шәһәрнең һәр тарафында чибүрәкләр сатыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!