Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алимә Сәләхетдинова: "Мәктәптә татарча укучылар артты"


Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

Күпчелек дәүләтләрдә мәктәпләрдә уку елы тәмамланды, каядыр дәвам итә. "Алимә Academy" онлайн татар мәктәбе исә укучылары һәм укытучылары белән саубуллашу кичәсен инде оештырды. Нинди нәтиҗәләр белән җәйге ялга таралыштылар, ниләргә ирешелде, нәрсә барып чыкмады, укучылар саны артамы яки кимү ягына барамы, балаларның татарча белү дәрәҗәсе нинди хәлдә һәм татар телле мөгаллимнәр мәсьәләсе ничек хәл ителә? Без бу хакта беренче татарча онлайн мәктәпне оештыручысы һәм җитәкчесе, Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Алимә Сәләхетдинова белән сөйләштек.

Мәктәп 2018 елдан бирле эшли, бу проект тулысынча Алимә Сәләхетдинова һәм ул туплаган такым көче белән башкарыла.

— Алимә, сезнең онлайн мәктәптә белем алучы балалар җәйге ялга таралды. Бу уку елы ничек узды, аны ничек бәялисез?

Менә балам татарча белсен, дуслар тапсын дип уйлаучылар бар әле димәк

— Мин бераз гаҗәпләндем, балалар саны кимергә тиеш кебек, чөнки бездә укучылар - күпчелек чит илдә яшәүче гаиләләрнең балалары, алар арасында татар теле нәрсәгә кирәк, без барыбер инглиз яки төрек, алман теле мохитендә яшибез дип уйлап эш итәргә мөмкиннәр. Андыйлар шактый. Әмма безнең очракта, шөкер, балаларның саны кимемәде, киресенчә, артты. Менә балам татарча белсен, дуслар тапсын дип уйлаучылар бар әле димәк.

Быел бездә 144 бала укыды. Мин моны эшчәнлегебезнең бераз үзгәрүе, яңа алымнар белән эшли башлавыз белән аңлатам. Моннан тыш безне хәзер таныйлар, беләләр, ышыналар. Быел яңа илләрдән кушылучылар булды. Дүрт дәүләт - Мисыр, Эстония, Согуд Гарәбстаны, Бельгия.

Татар аланында катнашучылар
Татар аланында катнашучылар

Шуны да әйтергә кирәк, бездә балалар гына түгел, өлкәннәр дә бар, андыйлар 40лап кеше, чөнки төрле клубларыбыз даими эшли. Мәсәлән, татарча уку клубында башлыча әти-әниләр җыела иде. Хәзер исә татарча укырга сусаган, әсәрне үзара тикшерү, анализлау, фикерләр, хис-тойгылар белән уртаклашу теләге булган читтән кешеләр дә бар, балалары укымый, әмма алар безгә кушылды. Татарча аралашу клубы да эшли. Быел менә татар гыйлеме тарихы клубын булдырдык. Татар фәлсәфәчеләр, мәгърифәтчеләр, галимнәр, аларның хезмәтләрен өйрәндек. Клубны галимнәр уздырды. Бик кызык һәм файдалы формат булды. Аерым безнең мәктәп өчен генә эксклюзив кинолар карау чаралары да булды.

Гомумән эшебез бер системга салынды, профессиональ програмнар булдырылды, һәр бала, һәр өлкән кеше исәпкә алынып эшләнә. Чын мәктәп буларак эшлибез. Пандемиягә кадәр авыр иде эшләү, кешеләр онлайнда уку нәрсә икәнен белми, аңламый иде, компьютер каршысына утырып эшләүгә күнекмәгән иде. Коронавирус начармы, яхшымы безне барыбызны да онлайн эшләргә өйрәтте. Хәзер берәр чараны игълан итүебез була, шалт итеп 20-30 кеше җыелышып керә. Кемдәдер сәгать иртәнге алты, кемдәдер кичке сәгать тугыз бит әле. Моңа кадәр күп очракта ялынырга, теге яки бу очрашуның мөһимлеген чәйнәп каптырырга, каядыр үгетләргә туры килә иде. Хәзер, әйтүемчә, безне әллә таныйлар, әллә ышаналар, игълан итүебез була, кешеләр туплана.

— Балаларның тел белү дәрәҗәсе нинди хәлдә?

Димәк кемдер өчен безнең мәктәп бердәнбер татарча мохит урыны булып чыга

Безнең мәктәптә камил татарча сөйләшүчеләр дә, урыс телле балалар да күп. Урыс теллеләргә күп тырышырга кирәк, әлбәттә. Татарча белгән балаларга рәхәт, ә урыс телле балаларга татар телен чит тел кебек өйрәнергә туры килә. Ел буена өйрәнәләр, сөйләшеп тә китәләр. Әмма җәйгә таралулары була, башларыннан барысы да чыгып оча. Сентябрь аенда уку башланганда янә гап-гади сүзләрдән башларга туры килгән очраклар да күп. Димәк кемдер өчен безнең мәктәп бердәнбер татарча мохит урыны булып чыга. Атнасына бер булса да ул татарчасын онытмаска тырыша. Әмма җәй уку тукталгач, татарча дәрес тә калмый. Әти-әниләр бала белән сөйләшергә тиеш дип тә әйтәбез, әмма алар еш кына җиңел юл сайлый, бала аңлаган телдә аралашалар, чөнки бу да хезмәт, бу да күп көчне, вакытны ала, әти-әни эшли, арый. Тик шулай да безнең ирешелгән нәтиҗәләребезне югалтасыбыз килми.

Дәрес барышы
Дәрес барышы

Китап уку клубы да оештырып карадык, һәр шимбә җәйге онлайн алан да оештырдык. Остаханәләр күп иде. Әмма балалар аз керә, укытучыларның да ял итәсе килә. Тегеләй дә, болай уйлап карадык. Ахыр чиктә быел җәйге уку программын булдырдык. Һәр яшькә, тел белү дәрәҗәсен исәпкә алып ун атнага исәпләнгән өй дәресләрен булдырдык. Атна саен бер кызыклы текст җибәреләчәк, аларга бәйле биремнәр, аудио, видеолар да юлланачак. Бу рәвешле уку ел дәвамында ирешелгән нәтиҗәләрне югалтмаска ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Ләкин сезнең мәктәптә урыс телле балалар гына түгел, инглиз телле мохиттә үсүчеләр дә бар.

— Әйе, хәйран андыйлар да. Матур гына сөйләшә дә яки үзенә кирәклесен туган телдә аңлатучылар да бар. Әмма алар кирилл хәрефләрен кулланмый. Менә алар башка балалар. Быел шундый тагын 5-6 яшьлек бала кушылды. Менә минем кечкенә улым татарча белә, әмма мәктәптә француз телендә укый. Беренче булып бала кайда яши шундагы доминант телне үзенә сеңдерә. Бу балалар белән эшләү башкача алымны таләп итә, шөкер, укытучыларыбыз стандарт фикерли торган, бер калыпка катып калган кешеләр түгел, инглиз телле балалар белән яңача, заманча эшли.

Быел тагын бер яңалыгыбыз бар. "Әлифба"ның уку, язу дәфтәрен булдырдык. Ул кәгазь форматында да бар, онлайн махсус платформада да булдырдык. Бик матур килеп чыкты ул! Кызыклы! Әти-әниләр балалары белән атнага бер булса да без тәкъдим иткән программ белән укысалар, татарчаны югалтмаслар дип уйлыйбыз. Сүз уңаеннан, җәй буена өлкәннәр укуын дәвам итәчәк. Клубларыбыз эшлиячәк.

Әлифба
Әлифба


Укытучылар иң авыр мәсьәләдер. Гадәтләнгән мәктәптә дә шулай, онлайн форматта укуда да көчле, үзенә карата торган мөгаллим булмаса, дәресне уку да, укыту да кыен. Сез бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?

Татарстанда яшәүче балалардан безнекеләр нык аерыла

— Нәкъ шулай. Быел безнең такымга яңа биш кеше өстәлде. Шәп кешеләр, яшьләр! Яңа идеяләр белән килде алар, яратып эшлиләр, акча өчен түгел, күңел өчен эшләүчеләр күп. Яңа килүче укытучылар булса, без методик яктан онлайн укыту серләре, татар телен чит тел буларак укыту кебек остаханәләр оештырабыз. Беләсезме, Татарстанда көчле укытучылар бар, академик белемлеләр, профессионаллар, әмма алар Татарстан мохитендә яши һәм эшли, белем бирүнең бер стандарты бар, ул әле контроль ителә. Әмма бездәге балалар Ватанда яшәми, алар читтә туган, үскәннәр. Татарстанда яшәүче балалардан безнекеләр нык аерыла. Татар теле безнең балалар өчен мирас теле. Ә бу очракта уку-укыту гомумән башкача башкарылырга тиеш. Кайберәүләр Татарстанны яки Башкортстанда гомумән булмаган да, андагы мохитне белми, таныш түгел. Без үзебезгә максат итеп балаларның татарча сөйләшүенә ирешүне куябыз. Аннары укырга өйрәтәбез. Татарча блогерларны, хәбәрләрне укысыннар, Татарстандагы кешеләр белән аралашсыннар дип телибез.

Сез еш кына "Алимә Academy" белем бирүдән тыш иң мөһим максатларның берсе ул мохит тудыру дип сөйлисез. Никадәр бу максатка ирешелә?

Кем белә, араларында, бәлки, дуслык гаилә коруга үсеп чыгар

— Әйе, бу мөһим, балалар бергә укый. Аларның үзара дуслашуын, аралашуын, менә бу шәһәрдә, бу илдә сыйныфташым, татар кешесе яши дип белеп тануын телибез. Кем белә, араларында, бәлки, дуслык гаилә коруга үсеп чыгар! Мондый очраклар булса, мин бәхетле булачакмын. Әле Татарстанда катнаш никах булмасын өчен күпме тырышырга кирәк, ә чит илдә син япа-ялгыз татар булып яшәргә мөмкинсең. Кайдан тиң парыңны табасы? Менә бу мәктәп, киләчәктә татар гаиләләрен барлыкка китерә ала. Кимендә үсеп үзара аралашып, очрашып, бер-берсенә ярдәм итеп, бергә проектлар булдырып яшәсәләр дә шәп булачак.

Мәктәптә атнасына бер тапкыр гына уку, дәрес җитми, балаларны оффлайн очраштырырга кирәк дип узган ел бик авыр булса да Канадада "Татар алан" лагерен оештырдым. Бик шәп тәҗрибә булып чыкты ул. Яшүсмерләрдән бик күп кайтаваз ишеттем. Балалар үзара аралаша башлады, ел дәвамында очрашып та алучылар булды. Димәк онлайн мәктәп барыбер мохит тудырган булып чыга. "Татар саммит"ында да нәкъ шул максаттан да оештырдым, мәктәп балалары бер-берсе белән күрешүен, татар галимнәре танышуларын теләдем. Быел исә менә июль азагында "Татар аланы" Америкада, Вашингтон шәһәренә якын җирдә узачак. Узган елда катнашучылар да янә юлламалар алды, яңа кешеләрне дә көтәбез.

Татар аланында катнашучылар
Татар аланында катнашучылар

— "Татар аланы"н башка илләрдә оештыру мөмкинме?

Татарларның канында - күчмә тормыш һәм мәгърифәт тарату

Канадада оештырылды, системга салынды, миңа, гаиләмә аны оештыру күпкә җиңелрәк булды кебек. Чөнки аланда тәмле итеп татар ризыкларын әзерләүче пешекчесен дә табарга кирәк, укытучылары, әйдаманнары да кирәк, әле татар телле иҗат кешеләре, фән ияләре булуы шарт. Карарлык, балаларның күңелендә калырлык сәфәрләр дә оештырылырга тиеш. Менә быел Америкада узачак, без яшәмәгән ил, барысын да читтән оештырырга, сөйләшергә кирәк. Бу авыр, әмма ерып чыгарбыз һәм быелгы алан, иманым камил, тагын да кызыграк, файдалырак булачак. Әмма, минемчә, бу алан төрле илләрдә, җирлектә узса, хәерлерәк. Татарларның канында - күчмә тормыш һәм мәгърифәт тарату. "Татар аланы" бу концепциягә бик шәп туры килә.

Татар аланында ата-аналар спектакль куя
Татар аланында ата-аналар спектакль куя

Чит илдә яшәүче татарлар өчен сыкранам, алар татар җиреннән читтә яши, бу очракта балаларга белем бирү авыррак. Әмма шуңа карамастан без балаларга кайда яшәсәк тә, без - татарлар, без үзгә, безнең үз телебез, бай тарихыбыз, динибез бар, кайда гына булсак та берләшә, очраша алабыз дигәнне күрсәтергә, аңлатырга тиеш. Быел Вашингтонда яшәүче татарлар да аланда оештырылачак чараларга килер, ә бу - яңа танышулар, яңа нетворкинг.

Быел Төркиядә дә оештырырга теләдек. Әмма туктап калдык. Төркиядә татарлар күп, галимнәр дә, шәп гаиләләр шактый. Әмма Төркиядә икътисади яктан тотрыксызлык, бәяләр котырып үсте, юлламалар да кыйммәткә чыгачак иде. Гәрчә кешеләр күп кызыксынды, теләүчеләр дә булды. Киләсе елнымы, башка елнымы "Татар алан"ы Төркиядәме, Европаның берәр илендә булыр дип өметләнәм.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG