Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөгелмәдә Украинадагы сугыштан кайтучылар өчен тернәкләндерү үзәге ачмакчылар


Иллюстартив фото
Иллюстартив фото

Фәрман 15 майда имзаланган

Бөгелмәдә Украинадагы сугыштан кайтучылар өчен тернәкләндерү үзәге ачмакчылар

"Бизнес Online" язуынча, аны "Татнефть"кә караучы "Лилия" исемле шифаханәдә булдырачаклар. Русия соцаиль фонды рәисе Сергей Чирков үзәкне булдыру турында фәрманны быел 15 майда имзалаган.

Элегрәк Уфаның танылган "Зеленая роща" шифаханәсенең 75%ын Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләре турында әйтелгән иде.

  • Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 6084, Татарстаннан 5370 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG